Рус бильярды буенча турнир

2023 елның 26 апреле, чәршәмбе

    Бильярд -  бүгенге көндә дә бик популяр булган иң борынгы уеннарның берсе булып санала. Бу уенның кайда  барлыкка килүе төгәл генә билгеле түгел. Кайбер галимнәр бильярд уенының барлыкка килүе  Азия ди, икенчеләре Һиндстан, өченчеләре Кытай дип фаразлый. Әлеге уен төре безнең эрага кадәр борынгы  Мисыр тарихында ук язылган дип әйтә галимнәр. 

2023 елның 23 апрелендә «Сабантуй» мәдәни-спорт комплексында авыл җирлекләрендә булып узган бильярд турнирларының җиңүчеләре катнашты. Турнир шулай ук сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, бильярд спортын популярлаштыру һәм үстерү, катнашучыларның осталыгын арттыру максатларында үткәрелде.

Әлеге турнирның җиңүчесе һәм призерлары билгеләнде:

1 урын - Сафин Әхмәт (Лесхоз бистәсе)

2 урын - Шәвәлиев Рәмис (Шытсу авылы)

3 урын - Вәлиев Илгиз (Явлаштау авылы).

Җиңүчеләр һәм призлы урын алучылар акчалата бүләкләр һәм «Сабантуй» мәдәни-спорт комплексының грамоталары белән бүләкләнделәр. Җиңүчене һәм призлы урын алучыларны котлыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International