Быелгы апрель безне җылы, кояшлы көннәре белән дә сөендерде. Апрельның соңгы көннәре тарихтагы иң зур бәйрәм – Бөек Җиңү көненә әзерлек мизгелләре белән истә кала бигрәк тә. Бистәбезнең урамнары, биналары матураеп, башка төсмер ала бу көннәрдә. Финанс-бюджет палатасы да бу көннәрдә Бөек Җиңү көненә әзерлек эшләрен башлады. Әлбәттә, бу бинаны гади генә бизәү эшләре түгел, ә тарихыбызны барлау, горурлык һәм рәхмәт хисләре белән башкарыла торган эш. Ә алда – 9 май бәйрәменә багышланган район парады, Бөек Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итү мизгелләре көтә.