26 апрельдә яраткан татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелә. Аның китаплары балаларны туган як матурлыгына, игелеккә өйрәтә, мәрхәмәтле, гадел һәм кыю булырга чакыра. 25 апрельдә Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре Саба районы 6 нчы номерлы "Балачак" балалар бакчасының әзерлек төркеме өчен "Тукай иленә сәяхәт" дип аталган квест-уенын үткәрделәр . Балалар 5 станция аша үтәләр, аларда әсәрләр буенча табышмаклар җыялар, әдәби викторина сорауларына җавап бирәләр, ребусларны чишәләр, рәсемнәр буенча әкиятләрне таныйлар. «Тукай иленә сәяхәт» китап күргәзмәсе турында күзәтү тыңладылар. Балаларга да бөек татар шагыйренең шигырьләрен сөйләү мөмкинлеге булды. Ә ахырда балалар татар халкының гимны булган «Туган тел» җырын башкардылар.