24 апрель көнне Саба туган якны өйрәнү музеенда агач кашыклар буяу буенча мастер-класс үткәрелде. Чарада гимназиянең 3нче сыйныф укучылары катнашты. Алар агач кашыкны матур итеп буяу серләре белән танышалар, агачка рәсем ясау ысуллары турында белделәр. Укучылар мастер-класста бик теләп катнаштылар. Үз тормышында буялган агач кашыклар яки савытлар күрмәгән кеше юктыр, мөгаен. Агачка рәсем ясау сәнгать һөнәрләренең серләре белән якыннанрак танышырга мөмкинлек бирә, шулай ук кулларның эшчәнлеген, сизгерлеген арттыра. Әлеге эшләнмәләрне интерьер бизәге буларак та, бәйрәмгә бүләк итү өчен дә кулланырга мөмкин. Агач эшләнмәләр матур гына түгел, экологик чиста материал да. Агач продуктларны куллану сәламәтлек өчен дә файдалы икәнен онытмаска кирәк.