«Саба- Арена» спорт мәктәбе спортчылары өстәл теннисы буенча Татарстан Республикасы чемпионатында лаеклы чыгыш ясады. 2023 елның 25-29 апрелендә Казан шәһәренең Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә өстәл теннисы буенча Татарстан Республикасы чемпионаты уза. Кичэ команда ярышлары узды. Саба муниципаль районы җыелма командасы составында чыгыш ясаган МБУ ДО СШ «Саба-Арена» вәкилләре үз коллегаларына лаеклы конкуренция ясады. Республика Чемпионаты кысаларында бронза призерлар-безнең мәктәп кызлары, ә көмеш призерлар - ир-атлар командасы. Хатын-кызлар командасы составы: Исмаилова Динара, Гайнуллина Алиса, Шигапова Камилла, Ищенко Екатерина, Бәширова Диләрә. Ир-атлар командасы составы: Исмаилов Хайём, Галанов Павел, Ибраһимов Морат.
Бүген шәхси, парлы, катнаш разрядларда уеннар башлана.
Спортчыларны һәм аларның остазлары Исмаилов Хайём Фәрход улын, Исмаилов Фәрход Усман улын лаеклы урыннары белән котлыйбыз һәм яңа уңышлар телибез!
2022 ел безнең илдә Россия халыкларының мәдәни мирасы елы итеп игълан ителгән иде
Бию- ул төрле мәдәниятләр һәм милләтләр кешеләрен берләштерүче универсаль тел. Халыкара бию көне-бу сәнгать төренә игътибар итү өчен сәбәп. Ул балеттан алып хип-хопка кадәр барлык стильләргә һәм юнәлешләргә багышланган.
Бөек татар шагыйре Г. Тукайның тууына 137 ел тулу уңаеннан Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе педагоглары социаль хезмәтләрдән файдаланучылар өчен “Без Тукайлы халык мәңгегә!” дигән чара үткәрделәр. Чара барышында педагоглар шагыйрьнең балачагы турында сөйләделәр, шигырьләрен искә төшерделәр. Аннары чарада катнашучылар "Saba" паркында булдылар. Паркта истәлеккә "Су Анасы", "Кэжэ белэн сарык" һәм «Шурале» әкиятләре персонажлары янында фотога төштеләр. Мондый чаралар туган якка, туган телгә кызыксыну һәм мәхәббәт үстерүгә ярдәм итә.
26 нче апрель- сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Исеме һәм иҗаты белән татар әдәбияты тарихында иң олы урын алган, әдәбият күгендә иң якты йолдыз булып янган Габдулла Тукайның мирасы, әдәби әсәрләренең рухи байлыгы милләтебезнең горурлыгы булып тора
25 апрель көнне, елдагыча, "Эколят көне" уздырыла. Ул тәрбияләнүчеләрнең эчке дөньясын бай итеп формалаштыруга, табигатькә һәм аның хайваннар, үсемлекләр дөньясына сакчыл караш тәрбияләүгә юнәлтелгән.
Габдулла Тукай татар әдәбияты тарихына бөек шагыйрь буларак кереп кала, ул милли шигърияткә нигез сала һәм аның классик стилен булдыра.
25 апрель көнне Җирле үзидарә көне уңаеннан алдынгы хезмәткәрләрне котлау оештырылды һәм чарада катнашучылар өчен К.Тинчурин Татар драма һәм комедия театры артистлары тарафыннан спектакль тәкъдим ителде.
26 апрельдә Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә , Г.Тукайның туган көне һәм туган тел көне уңаеннан , викторина үткәрелде,шигырьләр сөйләнде, Г.Тукайның китаплары укылды .
26 апрельдә, 6 нчы номерлы «Балачак» балалар бакчасында, Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре белән бергә, яраткан татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган чара узды. Чарада зурлар һәм уртанчылар төркеме балалары катнашты. Бәйрәмгә әкият геройлары: Кәҗә һәм Сарык килде. Әкият геройлары белән бергә балалар уеннар уйнадылар: Су анасы, пазлны төзе. Чара татар халкының гимны булган «Туган тел» җыры белән тәмамланды.