Остәл теннисы буенча Татарстан Республикасы чемпионатында

2023 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

«Саба- Арена» спорт мәктәбе спортчылары өстәл теннисы буенча Татарстан Республикасы чемпионатында лаеклы чыгыш ясады. 2023 елның 25-29 апрелендә Казан шәһәренең Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә өстәл теннисы буенча Татарстан Республикасы чемпионаты уза. Кичэ команда ярышлары узды. Саба муниципаль районы җыелма командасы составында чыгыш ясаган МБУ ДО СШ «Саба-Арена» вәкилләре үз коллегаларына лаеклы конкуренция ясады. Республика Чемпионаты кысаларында бронза призерлар-безнең мәктәп кызлары, ә көмеш призерлар - ир-атлар командасы. Хатын-кызлар командасы составы: Исмаилова Динара, Гайнуллина Алиса, Шигапова Камилла, Ищенко Екатерина, Бәширова Диләрә. Ир-атлар командасы составы: Исмаилов Хайём, Галанов Павел, Ибраһимов Морат.

Бүген шәхси, парлы, катнаш разрядларда уеннар башлана.

Спортчыларны һәм аларның остазлары Исмаилов Хайём Фәрход улын, Исмаилов Фәрход Усман улын лаеклы урыннары белән котлыйбыз һәм яңа уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International