26 нче апрель- сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Исеме һәм иҗаты белән татар әдәбияты тарихында иң олы урын алган, әдәбият күгендә иң якты йолдыз булып янган Габдулла Тукайның мирасы, әдәби әсәрләренең рухи байлыгы милләтебезнең горурлыгы булып тора.
Гимназиябездә иртәдән үк, бәйрәм рухы хөкем сөрде. Традициягә әйләгән бик күп чаралар: шигырь сөйләү бәйгесе, газета чыгару, презентация ясау бәйгеләре булып үтте. 5 нче сыйныф укучыларының бөек шагыйребезне ни дәрәҗәдә белүләрен тикшерү максатыннан, “Без- Тукайлы халык” дип исемләнгән квест-уен үткәрелде. Бу уен укучыларга бик мавыктыргыч һәм кызыклы чара булды. Җиңүчеләр билгеләнде, грамоталар тапшырылды.