“Җырлыйк эле” шоу-проектында II урын

2023 елның 26 апреле, чәршәмбе

2022 ел безнең илдә Россия халыкларының мәдәни мирасы елы итеп игълан ителгән иде. Әлеге ел кысаларында Саба муниципаль районы оешма-предприятиеләре арасында “Җырлыйк әле” шоу-проекты үткәрелде. Әлеге шоу-проектында Килдебәк авыл җирлеге II урынга лаек булды. Шул уңайдан авыл җирлегендәге мәдәният йорты, авыл клублары, китапханә хезмәткәрләренә һәм әлеге җиңүгә үз өлешен керткән авылдашларга рәхмәтебезне белдерәбез.     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International