25 апрель көнне Җирле үзидарә көне уңаеннан алдынгы хезмәткәрләрне котлау оештырылды һәм чарада катнашучылар өчен К.Тинчурин Татар драма һәм комедия театры артистлары тарафыннан спектакль тәкъдим ителде. Тәбрикләнүчеләр арасында Финанс – бюджет палатасы хезмәткәрләре – Муталлапова Айгөл Әбүзәр кызы һәм Гапдерахманова Роза Николаевна да бар. Хезмәттәшләребезне чын күңелдән лаеклы бүләк белән тәбрик итәбез.