Без Тукайлы халык

2023 елның 26 апреле, чәршәмбе

Габдулла Тукай татар әдәбияты тарихына бөек шагыйрь буларак кереп кала, ул милли шигърияткә нигез сала һәм аның классик стилен булдыра. Кыска гомер кичергәннән соң, Тукай зур мирас калдырган, аның яртысын диярлек балалар әдәбияты биләп тора. Туган телгә, туган якка, аның табигатенә мәхәббәт бездә Тукайның балалар шигырьләреннән һәм әкиятләреннән туа. Аның әсәрләре балаларны эшкә өйрәтә, игелекле, намуслы, акыллы, гадел булырга өйрәтә. Йөз елдан артык һәр бала яраткан татар шагыйренең әсәрләрен кызыксынып укый һәм хәтта аларны яттан белә.Бөек татар шагыйре Г. Тукайның тууына 137 ел тулу уңаеннан Югары Симет мәдәният йортында “Без Тукайлы халык мәңгегә!”. "Шигъри тәлгәшләр" дип аталган чарада урта мәктәп укучылары һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр катнашты. Бөек шагыйрьнең "Сөй дөньяны","Тормыш", "Милли моңнар", "Туган җиремә", "Китап", "Шагыйр" һ.б. шигырьләре укылды, "Бала белэн күбәлек"әсәренең инсценировкасы куелды.,” Фатыйма белән сандугач”,” Ялкау маэмай”. “Син Тукайны беләсеңме? " дигән әдәби викторина уздырылды.”. Китап күргәзмәсе һәм китапларга күзәтү оештырылды. Укучылар белем багажын тулыландырдылар һәм бик канәгать калдылар. Дәрес "Туган тел"җырын башкару белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International