ЯҢАЛЫКЛАР


22
август, 2025 ел
җомга

     Ел саен 22 августта Россиядә Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

Саба муниципаль районында «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге территориясен төзекләндерү күркәм һәм үзгәрешсез традициягә әверелде. Учреждение хезмәткәрләренең армый-талмый тырышуы нәтиҗәсендә үзәк территориясе гаҗәеп матур була.

Тэги: Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе Саба районы

Сабадагы район үзәк хастаханәсенең азык-төлек блогын масштаблы модернизацияләү

Тэги: окс ОКС

Саба мәктәпләрендә заманча агрокласслар булдырыла

Тэги: окс ОКС

21 август көнне Саба үзәк китапханәсендә "Өлкәннәр" клуб берләшмәсе өчен танылган

драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе, ТАССР, РСФСР, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык язучысы Миңнуллин Туфан Габдулла улының (25.08.1925 – 02.05.2012) 90 еллыгы  уңаеннан “Татар халкының намусы” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Драматургның «Әлдермештән Әлмәндәр», “Әниләр һәм бәбиләр”, «Диләфрүзгә дүрт кияү», «Миләүшәнең туган көне», «Ай булмаса, йолдыз бар», “Гөргери кияүләре”, «Моңлы бер җыр» (романтик трагедиясенең геройлары – Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре), “Без китәбез, сез каласыз” драмасының төп герое халык шагыйре Г. Тукай, һ.б. пьесалары буенча куелган спектакльләрен  татарлар гына түгел, башка милләт халыклары да бик яратып карыйлар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Олы Арташ мәктәбендә Реконструкция!

Тэги: окс ОКС

“Батырлар терәге” ресурс үзәге Советы рәисенен  Ике бас Арташ авылы халкынна рәхмәт хаты.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

21
август, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Мичән авыл жирлегендә, ООО Сабанын "Мичән" булекчәсендә

техникаларга, аларнын тагылма арбаларына техник карау уздырылды.

Техникалар техник карауга яхшы итеп әзерләнелгән. Тиешенчә үз төсләренә

буялганнар һәм яктырту жайланмалары таләпкә туры китереп койләнелгән. 

Саба районында Дәуләт техник карау житәкчесе Нәзиров Хәмит Хаҗип улы тарафыннан техникалар эшкә әзер дип бәя бирелде.

 

 

Тэги: Мичән авыл җирлеге

2025 елның 1 сентябреннән физик затлар мобиль элемтә хезмәтләрен күрсәтү турында шартнамәләрне рәсмиләштерүне тыя алачак.

Бүген Финанс – бюджет палатасында эшләүче хезмәткәрләрнең балалары оешмада кунакта булды. 1 сентябрь көнне алар беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк. Бүген алар өчен күңелле чара да оештырылды. Финанс – бюджет палатасы рәисе Шәмсун Әкбәр улы Сөнгатов булачак укучыларга үзенең ихлас теләкләрен җиткерде һәм истәлекле бүләкләр – мәктәп кирәк-яраклары тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International