Янгын сүндерүчеләр командасы тудырган матурлык!
Татарстан Республикасы Дәүләт Советында ел саен үткәрелә торган «муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр»конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Алар арасында безнең коллегабыз, Арташ авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Төхвәтуллина Алинә Фәһим кызы булуы белән бик горурланабыз. Аны котлыйбыз һәм киләчәктә дә шәхси тормышында һәм башлангычларында уңышлар телибез!
22 август көнне «Авыл яши» проекты кысаларында Олы Нырты авыл мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре «Ак калфак» клубы әгъзаларының шагыйрә, прозаик Рушания Габбасова белән очрашу кичәсе үткәрделәр. Тамашачылар серле шигърият дөньясына чумдылар. Бик күп әсәрләр укылды, бик күп җылы сүзләр һәм изге теләкләр әйтелде. Чарада катнашучыларның барысы да аның иҗатына сокланулары белән уртаклаштылар. Тагын да күбрәк иҗади уңышлар һәм яңа әсәрләр җыентыгы дөньяга килүен теләделәр.
Шигърият турындагы әңгәмә чәй табыны янында дә дәвам итте. Мәктәп елларын, беренче җылы мәхәббәт хисләрен, һөнәргә беренче адымнарын искә төшерде. Вакыт бик тиз һәм сизелмичә үтеп китте. Бу очрашу җыелучыларда онытылмаслык тәэсире калдырды, рухи яктан баетты, күп нәрсәләр турында уйланырга мәҗбүр итте.
Ел саен 22 нче августта Россиядә Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Традиция буенча бу көнне әлеге вакыйгага багышланган чаралар уза. 22 нче августта Зур Арташ авыл клубы мөдире Россия флагының туган көненә багышланган танып-белү сәгате үткәрде. Балалар күп санлы башка флаглар арасында Россия флагын аерырга һәм табарга өйрәнделәр, әңгәмә барышында дәүләт символикасын билгеләү турындагы күзаллауларны алдылар һәм беркеттеләр, Ватаныбыз флагы төсләренең символик әһәмияте турында белделәр. Аннары шулай ук дәүләт символларына багышланган динамик уеннарда да актив катнаштылар. Шөгыль ахырында үз флагы өчен зур горурлык хисе белән фотосессиядә дә катнаштылар.
Югары Симет авыл җирлегендә Югары Симет авылының Совет урамына асфальт салу эшләре башкарылды. Эшне МДСУ “Балтач” эшчеләре башкарды. Сыйфатлы асфальт җәю транспорт чараларының хәрәкәт итүендә уңайлылык тудыра. Хәзер авыл халкы озак еллар хезмәт итәчәк тигез һәм нык юллардан файдалана алачак.
Бүген Алдынгылар хәрәкәтененең Саба Җирле бүлекчәсе Рәсәй Федерациясе Дәүләт байрагы көненә багышланган "Ватан төсләре" дигән акция үткәрделәр.
Алкогольдән баш тарту-сәламәтлеккә һәм тормыш сыйфатын яхшыртуга мөһим адым. Уңышлы профилактика һәм аеклыкны саклау өчен түбәндәге чаралар тәкъдим ителә:
Саба районы Эзмә урта мәктәбенең тәҗрибә участогында укытучылар коллективы һәм укучылар тырышлыгы белән күпьеллык, берьеллык декоратив үсемлекләр, чәчәкләр үстерелә.
Укыту һәм тәрбия системасында мәктәп яны участогына мөһим урын бирелә, анда уку-хезмәт эшчәнлеге укучыларда күзәтүчәнлекне үстерергә, үсемлекләр үстерү өчен кирәкле конкрет шартларны аңларга, экологик үзара бәйләнешләрне ачарга, танып белү кызыксынуын үстерергә ярдәм итә.
Ата-аналарга яңа туган сабыйга СНИЛС алу өчен Россия Социаль фондына мөрәҗәгать итәргә кирәкми – фондның Татарстан бүлеге аны автомат рәвештә билгели