Укыту һәм тәрбия системасында мәктәп яны участогына мөһим урын бирелә, анда уку-хезмәт эшчәнлеге укучыларда күзәтүчәнлекне үстерергә, үсемлекләр үстерү өчен кирәкле конкрет шартларны аңларга, экологик үзара бәйләнешләрне ачарга, танып белү кызыксынуын үстерергә ярдәм итә. Театр элгечтән башланса, Мәктәп мәктәп яны участогыннан башлана. Безнең мәктәптә дә аны балалар һәм өлкәннәр сәламәтлегенә зур файда китерерлек итеп җайларга тырышалар. Үстерү өчен культуралар сайлау укыту-тәрбия процессы ихтыяҗлары, мәктәп мөмкинлекләре һәм шартлары белән билгеләнә. Мәктәп яны участогындагы эшкә укучылар һәм мәктәпнең барлык персоналы җәлеп ителә.
Көз җитүгә карамастан, мәктәбебез бакчасы бүген дә үзенең матурлыгы белән күпләрнең игътибарын җәлеп итә.