Бүген Алдынгылар хәрәкәтененең Саба Җирле бүлекчәсе Рәсәй Федерациясе Дәүләт байрагы көненә багышланган "Ватан төсләре" дигән акция үткәрделәр.
Акция барышында дәүләт байрагының әһәмияте, аның тарихы һәм символикасы турында җылы сүзләр яңгырады, катнашучыларга дәүләт флагы сурәтләнгән ленталар тапшырылды.
Әлеге төрдәге чаралар, төрле яшьтәге һөнәр ияләрен берләштереп, җәмгыятьтә гражданлык җаваплылыгын үстерүгә һәм милләтебезнең горурлыгын саклауга зур өлеш кертә.