Саба районы Эзмә урта мәктәбенең тәҗрибә участогында укытучылар коллективы һәм укучылар тырышлыгы белән күпьеллык, берьеллык декоратив үсемлекләр, чәчәкләр үстерелә. Укучылар сезонның төрле вакытларында чәчәк ата торган культураларны үстерү үзенчәлекләрен дә, агротехника тәртибен дә өйрәнәләр. Мондый күнекмәләр балаларга берьюлы эстетик һәм хезмәт тәрбиясе бирергә ярдәм итә, күмәкләшеп эшләгәндә үзара дуслыкны, бердәмлекне ныгыта.