Янгын сүндерүчеләр командасы тудырган матурлык!

2025 елның 23 августы, шимбә

Өйдә дә, эштә дә, язын да, каты салкынында да, эссе җәен дә, көзен дә - чәчәкләр кирәк, аларның матурлыгыннан башка тормыш ярлырак була! Чәчәкләр кешегә гүзәллекне танып белергә, тормышның тулылыгын тоярга мөмкинлек ача.

Алар безне көндәлек ыгы-зыгыдан, авырулардан һәм күңелсезлектән коткаралар!

Чәчәкләргә якын булу, аларның кабатланмас, камил һәм нечкә матурлыгына соклану күңелне йомшарта һәм кеше характерының иң яхшы якларын ача.

«Чәчәкләр яраткан кеше - усал була алмый".

129 янгын сүндерү-коткару бүлеге коллективы ел саен үз территорияләрендә матурлык тудыра! Петуния, бәрхет, дәлил, гортензия, лалә, бегония һәм башка төр чәчәкләр матур композиция тудыралар. Кайбер чәчәк түтәлләре таш белән уратып алынган, икенчеләре кирпеч белән әйләндереп алынган, өченчеләре гадәти чүлмәкләрдә үсә. Хәтта иске автомобиль покрышкасы да оригиналь вазонга әверелгән.

“Башкалар бернәрсә дә күрмәгән гади әйберләрнең матурлыгын күрә алган кеше бәхетле! Барысы да яхшы, күз сала белү генә җитә", - дип билгеләп үтә янгын сүндерү гарнизоны җитәкчесе Закиров Илдар Газизулла улы. “Мин чәчәкләрне яратам, аларны һәрвакыт утыртам. Мин алар белән сөйләшәм, – ди ул. “Үсегез, алтыннарым, сынатмагыз мине", - дим. Аларның, әлбәттә, теле юк, тик алар миңа энергия бирүләре белән җавап бирәләр. Монда алар янына чыгам, күңелемдә шулкадәр шатлык тула!».

Янгын сүндерү командасына матурлык тудырган өчен зур рәхмәт!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International