Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» фдбудан:
2023 елның 13 маенда 18 сәгатьтән 14 майда 21 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация -кисәтү.
2023 елның 14 маенда төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшен һәм көчле төньяк-көнбатыш, төньяк җил 15-20 м/с тизлек белән көтелә.
8-нче май көнне тәрбияләнүчеләр, тәрбиячеләр һәм директор Хуҗин М.М. балалар интернат-йорты территориясендә һәм Корсабаш авыл җирлегендә үткәрелгән митингларда катнаштылар.
8 нче май көнне Туктар авылында Бөек Ватан сугышында җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан тантаналы митинг үткәрелде
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан авыл җирлеге башлыгы Гәрәев Айзат Әхмәтгали улы һәм Саба муниципаль районынын мәдәният бүлеге җитәкчесе Заһидуллин Рөстәм Фидәил улы Мичән авыл җирлегендә яшәүче тыл ветераннарын котладылар.
Җиңу көне уңаеннан Мичән авыл җирлеге территориясендәге учрежденияләрнең бизәлеше.
Саба муниципаль районы буенча уздырыла торган ир-атлар арасында волейбол ярышларында Мичән авыл җирлеге командасы актив катнашты һәм 3 урынны алды.
9 майда Мичән авыл җирлеге вәкилләре Бөек Җиңүнең 78 еллыгы хөрмәтенә уздырылган тантаналы митингта катнаштылар.
8 нче май көнне Мичән төп мәктәбе һәм Яңа Мичән мәдәният йорты каршында батырлар истәлегенә куелган һәйкәлләр янында “Җиңү көне”, дип исемләнгән митинг үтте. Мичән авыл җирлеге башлыгы Гәрәев А.Ә., район вәкиле Загидуллин Р.Ф., мәктәп директоры Закиров Д.Р. сугыш чоры балалары, мәктәп укучылары, барлык тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын бәйрәм белән тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерделәр. Сугыш елларында һәлак булган сугышчыларны, сугыштан соң үлгән ветераннарны бер минут тынлык белән искә алдылар, чәчәкләр салдылар.
Бөек Ватан сугышында җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә, Тимершык авыл җирлегендәге сугыштан кайтмый калган авылдашлар истәлегенә эшләнгән һәйкәлләр каршында бәйрәм митингы үткәрелде. Укучылар, авыл халкы мәктәптән һәйкәлгә таба, “Үлемсез полк” акциясе кысаларында, бабаларының рәсемнәрен күтәреп хәрәкәт иттеләр. Бәйрәм укучыларның Җиңү көне уңаеннан концерт номерлары белән үрелеп барды. Бәйрәм митингы һәйкәлгә чәчәкләр кую һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан әби-бабаларыбызны бер минут тынлык белән искә алып тәмамланды.
8 май көнне Керәнне авылында Бөек Ватан сугышында илебез азатлыгы өчен башын салган авылдашларыбыз хөрмәтенә куелган обелискны ачу тантанасы булып узды. Сагышлы да, куанычлы да әлеге тантананы Саба муниципаль районынын мәдәният бүлеге җитәкчесе Заһидуллин Рөстәм Фидәил улы ачып җибәрде. Рөстәм Фидәил улынын тирән эчтәлекле чыгышыннан сон, Мичән авыл җирлеге башлыгы Гәрәев Айзат Әхмәтгали улы, "Мичән" күмәк хуҗалыгы җитәкчесе Шәймарданов Рамил Рафик улы үзләренен изге теләкләрен җиткереп бәйрәм белән котладылар. Авылыбызнын хәзрәте коръән аятләре укып яу кырында башын салган hәм сугыштан соң авыл зиратында җирләнгән бабайларыбыз рухына дога кылды. Авылдашыбыз Фәйзрахманов Инсаф Хисаметдин улы җитәкчелеккә авылдашларыбыз исеменнән олы рәхмәтләрен җиткерде. Бәйрәм тантанасы укучы балаларның hәм авылыбыз үзэшчәннәренен патриотик җырлары белән үрелеп барды. Яу кырында ятып калган якташларыбызны бер минут тынлык белән искә алып, обелиск алдына чәчәкләр салынды.