Мичән авыл җирлегендә Җиңү көненә багышланган митинг

2023 елның 12 мае, җомга

8 нче май көнне Мичән төп мәктәбе һәм Яңа Мичән мәдәният йорты каршында  батырлар истәлегенә куелган һәйкәлләр янында “Җиңү көне”, дип исемләнгән митинг үтте. Мичән авыл җирлеге башлыгы Гәрәев А.Ә., район вәкиле Загидуллин Р.Ф., мәктәп директоры Закиров Д.Р. сугыш чоры балалары, мәктәп укучылары,  барлык тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын бәйрәм белән тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерделәр. Сугыш елларында һәлак булган сугышчыларны, сугыштан соң үлгән ветераннарны бер минут тынлык белән искә алдылар, чәчәкләр салдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International