8 нче май көнне Туктар авылында Бөек Ватан сугышында җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан тантаналы митинг үткәрелде. Митинг Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларның исемнәре мәңгеләштерелгән һәйкәл янында үтте. Митинг авыл клубы мөдире, китапханәче һәм авыл клубы каршында эшләп килүче “Гәрәбә” фольклор коллективы белән берлектә Җиңү Көне уңаеннан әзерләнгән концерт номерлары белән дәвам итте. Митингта катнашучыларны авыл җирлеге башлыгы Н.Н. Заһидуллин һәм районнан килгән вәкил – 129 нчы номерлы янгын-коткару бүлеге җитәкчесе И.Г. Закиров, Татарстан Дәүләт Советының VI чакырылыш депутаты М.И. Галиев бәйрәм белән котлап, ил-җирләребездә иминлек, тынычлык булсын дигән теләкләрен җиткерделәр. Митинг барышында сугыштан катнашкан авылдашлар истәлегенә эшләнгән стелага чәчәкләр куелды һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булган әби-бабаларыбыз бер минут тынлык белән искә алынды.