Керәнне авылында яна обелиск ачылышы

2023 елның 12 мае, җомга

8 май көнне Керәнне авылында Бөек Ватан сугышында илебез азатлыгы өчен башын салган авылдашларыбыз хөрмәтенә куелган обелискны ачу тантанасы булып узды. Сагышлы да, куанычлы да әлеге тантананы Саба муниципаль  районынын мәдәният бүлеге җитәкчесе Заһидуллин Рөстәм Фидәил улы ачып җибәрде. Рөстәм Фидәил улынын тирән эчтәлекле чыгышыннан сон, Мичән авыл җирлеге  башлыгы Гәрәев Айзат Әхмәтгали улы, "Мичән" күмәк хуҗалыгы җитәкчесе Шәймарданов Рамил Рафик улы үзләренен изге теләкләрен җиткереп бәйрәм белән котладылар. Авылыбызнын хәзрәте коръән аятләре укып яу кырында башын салган hәм  сугыштан соң авыл зиратында җирләнгән бабайларыбыз рухына дога кылды. Авылдашыбыз  Фәйзрахманов Инсаф Хисаметдин улы җитәкчелеккә авылдашларыбыз исеменнән олы рәхмәтләрен җиткерде. Бәйрәм тантанасы укучы балаларның hәм авылыбыз үзэшчәннәренен патриотик  җырлары белән үрелеп барды. Яу кырында ятып калган якташларыбызны бер минут тынлык белән искә алып, обелиск алдына чәчәкләр салынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International