Россия көне алдыннан Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта «Россия флагы» акциясе уздырылды.
Бүген Сабантуй мәйданында "Милли кием" фестиваленә йомгак ясалды. Милли кием үрнәкләрен халыкка таныту, аларны халыкка кире кайтару, милли үзаң, милли горурлык хисләре тәрбияләү максаты белән уздырылган әлеге бәйгедә районыбызда яшәүче төрле милләт вәкилләреннән 200 дән артык кеше катнашты. Районыбызда сакланып калган иң борынгы киемнәр, алкалар, чулпы, беләзекләр, калфаклар бүген мәйдан түрендә булды, аларның тарихлары язылып алынды, җыентык итеп чыгарылды, интернет челтәрендә яктыртылды. "Гаиләм ядкаре" номинациясенә килгән эшләр арасында буыннан буынга күчеп килгән затлы чулпылар, йөз илле ел элек чигелгән алъяпкыч, күкрәкчәләр, аяк чолгавы, йөзек, беләзекләр бар иде. Юлбат авылыннан килгән Илдар Сафинның киемнәре һәркемдә соклану уятты. Олы Шыңар авылыннан Ания Ахунҗанова мәйданнан гаиләләрендә кадерләп сакланучы күлмәк киеп узды. Ания Ахунҗан бабаеның 6 буын оныкчыгы. Әлеге күлмәкне Ахунҗан бабасы үзенең тормыш иптәше Бибифатихага нәкъ 134 ел элек бүләк итә. "Милли гаилә" номинациясендә Олы Шыңар авылыннан Садыковлар, Тимершыктан Хантимеровлар гаиләсенә тиңнәр булмады. "Милли коллектив" исеменә Кибәче, Югары Симет авылларыннан килгән коллективлар лаек булды. "Милли кием- милләтемә тугрылык ул" номинациясендә җиңүчеләр төрле яшь төркемендә билгеләнде. Иң кечкенә катнашучыга 3, ә иң өлкән катнашучыга 84 яшь иде. Җиңүчеләрне район башлыгы Рәис Минниханов тәбрикләде, бүләкләр тапшырды.
Бүген Саба район китапханәсе "Җәйге китапханә" проекты кысаларында район Сабантуе - 2023тә катнашты. Аланчыкта иҗади мастер - класслар, китап уку, китаплар һәм журналлар белән танышу оештырылды. Кечкенә кунаклар китаптан сорауларга җавап эзләделәр, журналлардан кызыклы фактларны өйрәнделәр. Шулай ук аланда фотозона оештырылды һәм төрле аудио-әкиятләр тыңларга мөмкинчелек тудырылды.
Район Сабантуеннан фоторепортаж
9-нчы июнь көнне Югары Утар балалар интернат-йортында “Сабантуй – 2023” балалар бәйрәме узды.
Бүген Югары Утар балалар интернат-йортында, ел саен 8 июнь көнне билгеләп үтелә торган социаль хезмәткәр көненә багышланган, тантаналы чара узды.
Бүген, 9 июньдә, “Балкыш” халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең комплекслы үзәгендә тантаналы чара, хезмәткәрләрне котлау һәм социаль хезмәткәрне бәйрәм итү хөрмәтенә лаек булучыларны бүләкләү тантанасы булды. Чарада Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Багманов Марат Мансурович һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының социаль яклау бүлеге башлыгы Л.Н.Гайнетдинова катнашты.
ТР Саба муниципаль районының Байлар Сабасы поселогында Тукай һәм Татарстан урамнарында тышкы яктырту җайланмасы урнаштыру
Тимершык авылында Ак Чишмә урамында "ПМК-159" ҖЧҖ подряд оешмасы тарафыннан 90 кв. м. лы бер фатирлы торак йорт төзелә башлады
Сезне 2023 елның 11 июнендә Лесхоз бистәсендә узачак «Сабантуй – 2023» традицион татар милли бәйрәменә чакырабыз.