Бүген Югары Утар балалар интернат-йортында, ел саен 8 июнь көнне билгеләп үтелә торган социаль хезмәткәр көненә багышланган, тантаналы чара узды. Бу көн бәйрәм даталары календарендә лаеклы урын алды. Ул үзен игелекле эшкә - ярдәмгә мохтаҗ кешеләр белән эшләүгә багышлаган күп кенә белгечләр өчен һөнәри бәйрәм булып тора.
Котлау сүзләре белән ТР Саба муниципаль районы башлыгы, Саба муниципаль районы Советы рәисе Миннеханов Рәис Нургали улы чыгыш ясады. Ул ассызыклаганча, социаль хезмәткәр көне һөнәре игелек һәм мәрхәмәтлек булган, теләсә кайсы минутта ярдәмгә килергә әзер булган кешеләрнең шатлыкларын һәм кайгыларын башкалар белән уртаклашырга әзер булган кешеләрнең бәйрәме.
Шулай ук Саба районы халыкны социаль яклау бүлеге башлыгы Гайнетдинова Лилия Нургаян кызы һәм Югары Утар балалар интернат-йорты директоры Хуҗин Марсель Мәгъфүр улы котлау сүзе белән чыгыш ясадылар.
Тантаналы чара барышында социаль өлкәнең иң яхшы хезмәткәрләре күпьеллык намуслы хезмәтләре һәм район үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен Саба районы хакимиятенең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Тантаналы чара тәрбияләнүчеләрнең һәм аларның тәрбиячеләренең концерт номерлары белән үрелеп барды.