“Сабантуй - 2023” - “Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты” дәүләт казна учреждениесе

2023 елның 9 июне, җомга

9-нчы июнь көнне Югары Утар балалар интернат-йортында “Сабантуй – 2023” балалар бәйрәме узды.

Чара башында кунакларны төрле халыкларның җырлары, биюләре һәм уеннары белән каршы алдылар, анда кунаклар бик рәхәтләнеп катнаштылар.

Бәйрәм белән ТР Саба муниципаль районы башлыгы, Саба муниципаль районы Советы рәисе Миннеханов Рәис Нургали улы, сигезенче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты Галиев Марат Ибраһимович, Саба районы халыкны социаль яклау бүлеге башлыгы Гайнетдинова Лилия Нургаян кызы һәм Югары Утар балалар интернат-йорты директоры Хуҗин Марсель Мәгъфүр улы котладылар.

«Тулган ай» фольклор ансамбле чыгышы балалар Сабантуеның бәйрәм бүләге һәм бизәге булды. Бәйрәм шулай ук тәрбияләнүчеләребезнең һәм аларның тәрбиячеләренең чыгышлары белән бизәлде.

Бәйрәмнең дәвамы булып халкыбызның төрле уеннары булды. Балалар әлеге уеннарда бик теләп катнаштылар. Барлык уеннар нәтиҗәләре буенча барлык катнашучылар бүләкләр алдылар.

Бәйрәм азагында барысын да тәмле шашлык һәм туңдырма белән сыйладылар.

Балалар Сабантуе барлык балаларга да җәй буена җитәрлек күтәренкелек һәм яхшы кәеф бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International