ЯҢАЛЫКЛАР


13
июнь, 2023 ел
сишәмбе

Җәй-барлык балаларның иң яраткан вакыты. 1 июньдә без Халыкара балаларны яклау көнен билгеләп үтәбез. Бу балалар өчен иң шатлыклы бәйрәмнәрнең берсе генә түгел, ә ата-аналарга балаларның даими яклавына һәм кайгыртуына мохтаҗ булуларын искә төшерү дә.

Бу күңелле бәйрәм көнендә, 1 июньдә, Сулэ авыл клубы, Курсабаш мэдэният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар өчен бергәләп "һәрвакыт булсын кояш" бәйрәм программасын оештырдылар. Бәйрәм программасы табигатьтә узды, анда күңелле эстафеталар, зирәклеккә биремнәр, ярышлар, конкурслар, викториналар һәм катнашу өчен истәлекле бүләкләр бар иде.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

11 июньдә Лесхоз бистәсендә Сабантуй бәйрәме узды. Бәйрәмдә Лесхоз бистәсе үзешчәннре, шулай ук Казаннан профессиональ артистлар чыгыш ясады. Бәйрәм бер сулышта, кызыклы уеннар, шул исәптән балалар уеннары һәм искиткеч бүләкләр белән узды.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Җирлегебез көрәшчеләре һәм ир-егетләр волейбол командасы район Сабантуенда уңышлы чыгыш ясадылар.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

12
июнь, 2023 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның югары янгын куркынычы турында шторм кисәтү

Хөрмәтле Саба районы халкы!

Сезне төп дәүләт бәйрәмнәренең берсе - Россия көне белән котлыйбыз!


11
июнь, 2023 ел
якшәмбе

3 июньдә Туктар авылы клубы мөдире, китапханәче балалар һәм авыл яшьләре белән бергә милли бәйрәмебез Сабан туена бирнә җыйдылар

Тэги: Килдебәк авыл җирлеге

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» фдбудан:

 Татарстан Республикасы территориясендә кырау төшү турында кисәтү

2023 елның 12-13 июнендә төнлә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һавада һәм 0 туфрагында туңу көтелә..-1°.

Россия көне алдыннан Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта «Россия флагы» акциясе уздырылды.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

10
июнь, 2023 ел
шимбә

Бүген Сабантуй мәйданында "Милли кием" фестиваленә йомгак ясалды. Милли кием үрнәкләрен халыкка таныту, аларны халыкка кире кайтару, милли үзаң, милли горурлык хисләре тәрбияләү максаты белән уздырылган әлеге бәйгедә районыбызда яшәүче төрле милләт вәкилләреннән 200 дән артык кеше катнашты. Районыбызда сакланып калган иң борынгы киемнәр, алкалар, чулпы, беләзекләр, калфаклар бүген мәйдан түрендә булды, аларның тарихлары язылып алынды, җыентык итеп чыгарылды, интернет челтәрендә яктыртылды. "Гаиләм ядкаре" номинациясенә килгән эшләр арасында  буыннан буынга күчеп килгән затлы чулпылар, йөз илле ел элек чигелгән алъяпкыч, күкрәкчәләр, аяк чолгавы, йөзек, беләзекләр бар иде.  Юлбат авылыннан килгән Илдар Сафинның киемнәре һәркемдә соклану уятты. Олы Шыңар авылыннан Ания Ахунҗанова мәйданнан гаиләләрендә кадерләп сакланучы күлмәк киеп узды. Ания Ахунҗан бабаеның 6 буын оныкчыгы. Әлеге күлмәкне Ахунҗан бабасы үзенең тормыш иптәше Бибифатихага  нәкъ 134 ел элек бүләк итә.  "Милли гаилә" номинациясендә  Олы Шыңар авылыннан  Садыковлар, Тимершыктан Хантимеровлар гаиләсенә тиңнәр булмады. "Милли коллектив" исеменә Кибәче, Югары Симет авылларыннан килгән коллективлар лаек булды. "Милли кием- милләтемә тугрылык ул" номинациясендә җиңүчеләр төрле яшь төркемендә билгеләнде. Иң кечкенә катнашучыга 3, ә иң өлкән катнашучыга 84 яшь иде.  Җиңүчеләрне район башлыгы Рәис Минниханов тәбрикләде,  бүләкләр тапшырды.

Тэги: мәдәният бүлеге

Бүген Саба район китапханәсе "Җәйге китапханә" проекты кысаларында район Сабантуе - 2023тә катнашты. Аланчыкта иҗади мастер - класслар, китап уку, китаплар һәм журналлар белән танышу оештырылды. Кечкенә кунаклар китаптан сорауларга җавап эзләделәр, журналлардан кызыклы фактларны өйрәнделәр. Шулай ук аланда фотозона оештырылды һәм төрле аудио-әкиятләр тыңларга мөмкинчелек тудырылды.

Тэги: мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International