2023 елның маеннан Лесхоз интернат-йортында социаль эш буенча белгеч җитәкчелегендә өлкән яшьтәге гражданнарны интернат йортларда адаптацияләү программасын куллана башладылар. Әлеге программаның максаты - өлкән яшьтәге кешеләргә һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә интернат-йортта яшәү шартларына яраклашуда ярдәм итү.
2020 елдан башлап Татарстанда "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү"дәүләт программасы гамәлгә ашырыла. Программа, аерым алганда, авыл халкын үтемле һәм уңайлы торак белән тәэмин итү өчен шартлар тудыруны, кадрлар потенциалын үстерүне, инфраструктураны булдыру һәм үстерү һ. б. күздә тота.
Программада авыл җирендә даими яшәүче, яшәү урыны буенча мәҗбүри теркәлүче һәм оешма эшчәнлеге өлкәсенә бәйле рәвештә бер елдан да ким булмаган авыл җирлегендә эшләүче гаилә яки РФ гражданы катнаша ала.
Субсидия күләме федераль һәм республика бюджетлары акчалары хисабына торак бәясенең 80 % ын тәшкил итә. җирле бюджет акчалары һәм (яки) эш бирүче – кимендә 20 % (җирле бюджет 1%+ эш бирүче 19%).
Төзелгән торак эш бирүченең финанс катнашында муниципаль милеккә яки уртак (җирле үзидарә органына һәм эш бирүчегә) рәсмиләштерелә һәм гражданга найм шартларында файдалануга тапшырыла.
Шәхес хезмәт килешүе буенча 5 ел эшләгәннән соң, тиешле эш бирүче белән торак урынын исәп – хисап бәясенең 10% тан артмаган бәядән, ә 10 ел узгач-1% тан артмаган бәядән сатып алырга хокуклы.
Бүгенге көндә Тимершык авыл җирлегендә дә шушы программага нигезләнеп 5 йорт төзелеше алып барыла.
Саба районының “Шәмәрдән торак-коммуналь хуҗалыгы күптармаклы җитештерү предприятиесе» ачык акционерлык җәмгыяте оешмасы тарафыннан Тимершык авыл җирлегенә кергән Көек авылында су саклау зонасының территориясенә койма тотылды.
Бүген без организм өчен хәрәкәтнең мөһимлеге турындагы мәкаләләр сериясен төгәллибез. Бәлки, безнең киңәшләр кемгәдер артык гади тоелыр, әмма нәкъ менә шундый методлар белән үз сәламәтлегеңне шактый ныгытырга мөмкин. Иң мөһиме - даими булу. Сезнең көндәлек гадәтегездә тиешле күләмдә хәрәкәт активлыгы булырга тиеш.
«Хәтер һәм кайгы көне" – бу көн безгә фашистлар тарафыннан газапланган, сугышларда, тылда ачлыктан һәлак булганнарны искә төшерә. Без, ул авыр елларда Ватаныбызны саклап, үз гомерләре бәрабәренә изге бурычларын үтәгән һәркемнең кайгы-хәсрәтен уртаклашабыз, искә алабыз. 22 июньдә 12.15 сәгатьтә Тимершык авыл җирлегендә «Тынычлык минуты " акциясе узды. Чарада катнашучылар Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган ватандашларыбыз турында кайгы һәм Мәңгелек хәтер символы буларак, сугыштан кайтмаганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Сугыштан кайтмаган ватандашларыбыз алдында баш иябез.
Олы Кибәче авыл җирлегендә, җәйге чорга эшкә урнашкан балалар чүп үләннәрен чабалар.
"ТАТМИТ Агро" җәмгыятенә ПМК Мелиорация оешмасы юл сала.
22 июньдә, Лесхоз мәдәният йорты, Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм китапханәләр көче белән "Ябалак янында кунакта" туристик маршрут буенча театральләштерелгән экскурсия оештырылды. Әкият тамашасын Кукмара районы "Байлангар урта гомуми белем бирү мәктәбе" МББУ укучылары карады. Балалар һәм өлкәннәр бик күп уңай хис-кичерешләр һәм тәэсирләр алдылар.
22 июнь көнне Олы Кибәче авыл җирлеге янындагы һәйкәл-обелисклар янында Россиякүләм "Хәтер шәме" акциясе булып узды. Акциядә катнашучы бюджет оешмалары эшчеләре һәм укучылар хәтер шәме яндырдылар, һәйкәлләргә чәчәкләр, веноклар куйдылар, һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
22 июнь көнне Килдебәк авыл җирлегендә китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә һәм мәктәп яны лагеренда ял итүче укучылар катнашында обелиск янына җыелдылар