Килдебәк авыл җирлегендә “Хәтер шәме” акциясе

2023 елның 23 июне, җомга

22 июнь -  Россиядә хәтер һәм кайгы көне. 1941 нче елның 22 июнендә иртәнге сәгать 4 тә Бөек Ватан сугышы башланып китә.  Хәтер – мәңгелек, диләр. Яу кырында ятып калганнарны искә алып, 22 июнь көнне Килдебәк авыл җирлегендә китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре  белән берлектә һәм мәктәп яны лагеренда ял итүче укучылар катнашында обелиск янына җыелдылар. Китапханәче дәһшәтле сугышның ничек башланып китүе турында мәгълүмәт бирде. Шулай ул Дан ордены кавалеры авылдашыбыз Тимергалиев Корбангали Тимергали улы турында сөйләде. Балалар үз куллары белән ясаган чәчәкләрен обелиск каршына куйдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International