Тимершык авыл җирлегендә "Тынычлык минуты" Бөтенроссия акциясе

2023 елның 23 июне, җомга

«Хәтер һәм кайгы көне" – бу көн безгә фашистлар тарафыннан газапланган, сугышларда, тылда ачлыктан һәлак булганнарны искә төшерә. Без, ул авыр елларда Ватаныбызны саклап, үз гомерләре бәрабәренә изге бурычларын үтәгән һәркемнең кайгы-хәсрәтен уртаклашабыз, искә алабыз. 22 июньдә 12.15 сәгатьтә Тимершык авыл җирлегендә «Тынычлык минуты " акциясе узды.  Чарада катнашучылар Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган ватандашларыбыз турында кайгы һәм Мәңгелек хәтер символы буларак, сугыштан кайтмаганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Сугыштан кайтмаган ватандашларыбыз алдында баш иябез. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International