ЯҢАЛЫКЛАР


24
июнь, 2023 ел
шимбә

24 июньдә Байлар Сабасы Олимп стадионында, "Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы" уңаеннан, Россия Яшьләр көненә багышланган региональ ярышлар үткәрелде.


23
июнь, 2023 ел
җомга

    22 июнь көнне  “Хәтер шәме”гомуммилли акциясенә кушылып  Олы Шыңар авылында Обелиск янында һәм Оет авылында Советлар Союзы Герое Вәли Хаҗиев бюсты янында чара үткәрелде. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдык, чәчәкләр куйдык.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

Олы Шыңар урта гомуми белем бирү мәктәбе бинасында федераль программа буенча азык-төлек блогына капиталь ремонт ясала. Ремонт эшләрен Саба районы ПМК 159 җәмгыяте  башкара.  

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

22 июньдә Хәтер һәм кайгы көнендә, Чәбия Чүрчи авылында  Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә обелиск ачуга багышланган тантаналы чара узды. Бу мөһим вакыйгага авыл халкы һәм чакырылган кунаклар җыелды. Митингны  Саба муниципаль районы башлыгы Миңнеханов Рәис Нургали улы ачып җибэрде. Ул, вакыйганың мөһимлеген, һәлак булган якташларына зур хөрмәт күрсәтү буларак билгеләп үтте. Бөтен Россия буенча кебек үк, кечкенә Чабья Чурчи авылында да бер минут кайгылы тынлык узды. Анда катнашучылар обелискка чәчәкләр һәм Хәтер шәме салдылар.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

21-22 июньдә сыерларны машина белән саву республика конкурсы узды

Тэги: УСХИП

 Балтач юл төзу оешмасы көче белән Курсабаш авыл җирлегенең Сүлә һәм Югары Утар авылларында юл төзелеше башланып китте.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Курсабаш авыл җирлегендә барлык бюджет учреждениеләрендә эшләүчеләр катнашынды "Хәтер шәме" бөтенхалык акциясе үткәрелде.Чарада катнашучылар шул дәһшәтле сугыштан кайтмаган барлык кешеләрне бер минут тынлык белән искә алдылар.Чарада Курсабаш авыл җирлеге башлыгы Гыймадиев А.Р. чыгыш ясады. Аннан соң, Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган ватандашларыбыз истәлегенә кайгы һәм мәңгелек хәтер символы буларак, шәмнәр кабынды. Сугыштан кайтмаган ватандашларыбыз алдында баш иябез. 

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Курсабаш авыл җирлегеннән булган Бәшәров Фәннүр Шәйдула улы , Казанда узган ветераннар арасында үткәрелуче җиңел атлетика буенча, “Ядрә этү” һәм “Диска ату” буенча, 1 нче  һәм 2 нче урыннарны яулады.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International