Чәбия Чүрчи авылында Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә обелиск ачу тантанасы

2023 елның 23 июне, җомга

22 июньдә Хәтер һәм кайгы көнендә, Чәбия Чүрчи авылында  Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә обелиск ачуга багышланган тантаналы чара узды. Бу мөһим вакыйгага авыл халкы һәм чакырылган кунаклар җыелды. Митингны  Саба муниципаль районы башлыгы Миңнеханов Рәис Нургали улы ачып җибэрде. Ул, вакыйганың мөһимлеген, һәлак булган якташларына зур хөрмәт күрсәтү буларак билгеләп үтте. Бөтен Россия буенча кебек үк, кечкенә Чабья Чурчи авылында да бер минут кайгылы тынлык узды. Анда катнашучылар обелискка чәчәкләр һәм Хәтер шәме салдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International