Халыкара Олимпия көне - “Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты” дәүләт казна учреждениесе

2023 елның 23 июне, җомга

23-нче июнь көнне бөтен дөньяда Халыкара Олимпия көне билгеләп үтелә.

Бүген тәрбияче Сираҗиева Г.Ф. җитәкчелегендә “Халыкара Олимпия көне” темасына чара үткәрелде.

Әлеге чарада бу бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, спортчылар һәм аларның казанышлары, әлегә кадәр җиңелмәгән Олимпия рекордлары турында сөйләделәр.

Әңгәмәдән соң Халыкара Олимпия көненә багышланган спорт бәйрәме уздырылды. Егетләр-кызлар ике командага бүленделәр. Төрле эстафеталар һәм командалар арасындагы конкурслар балаларны энергия һәм яхшы кәеф белән тутырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International