ЯҢАЛЫКЛАР


14
июль, 2023 ел
җомга

«Тимершык урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ укучылары Тимершык авыл җирлеге территориясендә җәмәгать территорияләренең һәм урамнарының тиешле санитар һәм эстетик торышын саклау өчен үлән чабу эшләрен дәвам итәләр.⠀Үлән чабу аның үсеш чоры дәвамында сезонга берничә тапкыр даими узачак.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Казаннан килгән коллегалар Саба үзәк район хастаханәсендә халык белән эшнең ничек оештырылуы, профилактика кабинеты эше ничек куелуы, өлкәннәрне диспансерлаштыру һәм башка профилактик медицина тикшерүләре, шулай ук халык белән аралашуның ничек төзелүе һәм ул үткәрелгән чаралар турында ни дәрәҗәдә хәбәрдар булуы белән таныштылар.

Тэги: хастаханә

12 июль көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре Иван-Купала көненә багышланган «Волшебство Купальской ночи» күңел ачу программасын оештырдылар. 

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге Шеморданское СП

Югары Шытсу авыл китапханәсендә Педагог һәм остаз елына багышланган "Классные книги" дигән мәгълүмат сәгате узды. Балалар чарада актив катнаштылар һәм яңа китаплар белән таныштылар.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Югары Шытсу китапханәсендә "Бөек уйлап табучы" әдәби сәгате (А.А.Усачевка 65 яшь ).

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Югары Шытсу авыл китапханәсендә "Сугыш башланды, Полтава сугышы!" дигән тематик сәгать үтте.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

    2023 елның 9 июлендә Түбән Утар авыл клубында өлкәннәр өчен «Башваткыч» интерактив уен форматында кич утыру үткәрелде. Чара Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган иде. Әлеге уен кысаларында катнашучылар югарыда телгә алынган тематикага бәйле сүзләрне атадылар, шулай ук танылган авылдашларның исемнәре яңгырады. Һәр раундтан соң катнашучылар гаилә тормышы белән бәйле кызыклы сорауларга җавап бирделәр. Өлкән буын гаилә тормышын алып бару тәҗрибәсе белән уртаклашты, чарада катнашучылар сәламәт мөнәсәбәтләр, гаилә иминлеге һәм гади кеше бәхете серләрен аңларга тырыштылар. Уен җанатарлар өчен  биюләр һәм конкурслар белән үрелеп барды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Курсабаш авыл җирлегеннән булган Бәшәров Фәннүр Шәйдула улы , Мәскәүдә узган ветераннар арасында үткәрелуче җиңел атлетика буенча, “Өч тапкыр сикерү” ярышында 3 нче урынны яулады. Котлыйбыз!!!

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

11 июльдә Т.Утар авыл клубында "Триумф" цирк программасы узды. Фокусник, клоун, енот һәм питон балаларга һәм өлкәннәргә бәйрәм ясадылар. Тамашадан соң балалар сувенир-уенчыклар алдылар.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

      8 июльдә  Т.Утар авыл клубында балалар белән "Әни һәрвакыт булсын" дигән чара  үтте. Аның барышында балалар үз хис-кичерешләре, фикерләре белән уртаклаштылар. "Бәхет" сүзенең эчтәлеген  ачыкладылар. Чара интерактив рәвештә үткәрелде. Һәркемнең үз фикерен әйтү мөмкинлеге бар иде, ләкин барысы да бер фикергә килделәр, бәхетнең төп өлеше - ул гаилә. Чараның иң югары ноктасы "Гаилә" темасына викторина булды. Аның барышында гаилә тормышының кыйммәтләре ачылды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International