Балалар белән "Әни һәрвакыт булсын" дигән чара.

2023 елның 14 июле, җомга

      8 июльдә  Т.Утар авыл клубында балалар белән "Әни һәрвакыт булсын" дигән чара  үтте. Аның барышында балалар үз хис-кичерешләре, фикерләре белән уртаклаштылар. "Бәхет" сүзенең эчтәлеген  ачыкладылар. Чара интерактив рәвештә үткәрелде. Һәркемнең үз фикерен әйтү мөмкинлеге бар иде, ләкин барысы да бер фикергә килделәр, бәхетнең төп өлеше - ул гаилә. Чараның иң югары ноктасы "Гаилә" темасына викторина булды. Аның барышында гаилә тормышының кыйммәтләре ачылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International