«Башваткыч» интерактив уен форматында кич утыру.

2023 елның 14 июле, җомга

    2023 елның 9 июлендә Түбән Утар авыл клубында өлкәннәр өчен «Башваткыч» интерактив уен форматында кич утыру үткәрелде. Чара Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган иде. Әлеге уен кысаларында катнашучылар югарыда телгә алынган тематикага бәйле сүзләрне атадылар, шулай ук танылган авылдашларның исемнәре яңгырады. Һәр раундтан соң катнашучылар гаилә тормышы белән бәйле кызыклы сорауларга җавап бирделәр. Өлкән буын гаилә тормышын алып бару тәҗрибәсе белән уртаклашты, чарада катнашучылар сәламәт мөнәсәбәтләр, гаилә иминлеге һәм гади кеше бәхете серләрен аңларга тырыштылар. Уен җанатарлар өчен  биюләр һәм конкурслар белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International