«Актив озак яшәү» проекты кысаларында «Балкыш» комплекслы үзәгенең социаль хезмәт күрсәтүче хезмәткәрләре өйдә булдылар. Кызыл Мишә ФАПының медицина хезмәткәре чыгышын алар зур кызыксыну белән тыңладылар. Дөрес туклану; инсультны профилактикалау; глаукомаларны профилактикалау; шикәр чире актуаль темалар булды. Соңыннан социаль хезмәткәрләр чарада катнашучылар өчен чәй эчтеләр. Өлкәннәр өчен табигатьтә ял итүдән файдалануны бәяләп бетергесез, чөнки ул тәрбияләнүчеләрнең сәламәтлеген ныгытырга гына түгел, аның рухи халәтенә дә уңай йогынты ясый. Мондый сәфәрләр өлкән яшьтәге кешеләрнең тормышын төрлеләндерергә һәм аларны уңай хис-кичерешләр белән корырга ярдәм итә.
Югары Симет авылында грант акчасына Пионер, Совет, Мәктәп һәм Төзелеш урамнарын тоташтыручы юлларга, Түбән Симет авылында Ленин урамына, барлыгы авыл җирлеге буенча 1890 метр юлдагы чокырларга ремонт ясалды.
5 август көнне Миңгәр авылында бишенче ел рәттән Миннахметов Мидхәт Миннәхмәт улы һәм Миннахметов Ирек Җәүдәт улы истәлегенә шахмат, шашка буенча турнир оештырылды. Турнирда алты районнан килгән спортсменнар көч сынашты: Әтнә, Саба, Теләче, Кукмара, Балтач, Мамадыш. Турнир азагында җиңүчеләргә диплом һәм медальләр тапшырылды.
Икшермә командасы ир-атлар командалары арасында пляж футболы буенча Саба муниципаль районы чемпионатында 2 урынны яулады
28 нче июльдә Саба районының яшь йөзүчеләре йөзү буенча Россия Кубогына, Россия чемпионнары йөзүләрен карарга бардылар.
Дуслык-ул зур кыйммәт, язмыш бүләге. Ул безне яхшырак, игелеклерәк, көчлерәк итә. Дустың булу - зур байлык.
Түбән Шытсу авылы мәчете манарасына яктырткыч светильниклар куелды. Караңгы вакытта мәчет манарасы якты булып ерактан күренеп, үзенә тартып торачак. Иганәче Түбән Шытсу авылы егете Галимуллин Рафиль Ризван улы.
Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең «БӘЛЛҮР» вокаль ансамблендә катнашучылар 17 июльдән 8 августка кадәр Кырым Республикасына «Созвездие - Йолдызлык» фестиваль хәрәкәтенең профильле иҗади сменасында булып кайтты.
Социаль фондның Яр Чаллыдагы клиент хезмәтенә яңа график буенча 200дән артык граждан мөрәҗәгать иткән
5 августта Бөтендөнья светофор көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм-балалар һәм өлкәннәрнең игътибарын юл хәрәкәте куркынычсызлыгы проблемасына җәлеп итү өчен искиткеч мөмкинлек. Юл хәрәкәте кагыйдәләре турында белемнәрне формалаштыру һәм ныгыту һәм балалар юл – транспорт травматизмын кисәтү максатыннан Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре ЮХИДИ вәкиле Гүзәл Нәзиф кызы белән бергә «Өч төрле төстәге кирәкле күз" куркынычсызлык дәрес-уены үткәрделәр. Балалар беренче светофорның кайчан барлыкка килүен һәм светофорларның нинди төрләре булуын белделәр, «ЮХИДИнең яшь белгечләре» викторинасында катнаштылар, полиция хезмәткәре, җәяүле һәм шофер ролендә булдылар. Балалар светофор, юл билгеләре, юл хәрәкәте кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыттылар.