ЯҢАЛЫКЛАР


7
август, 2023 ел
дүшәмбе

Байлар Сабасы ш.т.б. Аргамак картодромында  Шафранов Евгений Львович истәлегенә «SHAFRANOV RACE 2023» картингы буенча 2 нче Бөтенроссия ярышлары узды.

"МДСУ-1" ҖЧҖ подряд оешмасы тарафыннан "Безнең ишегалды" Республика программасы буенча Шәмәрдән авылында Азин урамындагы 17 нче күпфатирлы йортның ишегалды территориясендә су улаклары урнаштыру

Тэги: окс

Шәмәрдәндә физкультурачылар һәм тимерьюлчылар көненә багышлап уздырылган спорт чарасында Финанс – бюджет палатасы яшьләре актив катнаштылар. Нәтиҗәдә, эстафетада безнең команда 2 урын яулады. Шулай ук 1000 метрга йөгерүдә Рамил Шакиров 2 урынга чыкты.

5 августта Мишә авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре җирлек сәнгать үзешчәннәре артистлары белән ата-бабаларыбызның традицияләрен дәвам итеп, Сабадагы "Гаилә" ял паркында "Кичке уеннар" оештырдылар, халык рухының нечкә кыллары белән сугарылдылар һәм күңелле вакыт үткәрделәр. Без халыкның җылы сүзләрен ишеттек, татар халык уеннарын уйнадык, борынгы онытылган җырларны җырладык. Килдебәк СДК мөдире Лукманов Радик Әсхәт улы һәр чыгышын гармунда аккомпаниаторлык итте. Тамашачылар да, артистлар да канәгать калдылар һәм күп кенә якты тәэсирләр алдылар.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Йөрәк-кан тамырлары системасы-кеше организмында кан әйләнешен тәэмин итүче органнар системасы. Аның эшчәнлеге нәтиҗәсендә кислород һәм туклыклы матдәләр  органнарга һәм тукымаларга җиткерелә, ә углекислый газ, метаболизмның башка продуктлары һәм яшәү эшчәнлеге калдыклары органнардан һәм тукымалардан һәм  организмнан чыгарыла.

Йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары дөньяда үлемнең төп сәбәбе булып тора. Ел саен алардан 17 500 000 кеше үлә. Алар арасында иң еш очрый торганы: коронар йөрәк авыруы һәм инсульт.

Тэги: хастаханә

6 августта Иске Икшермә авыл җирлеге көрәшчеләре Иләбәр авылында "Галиев Айсаф Айдар улы истәлегенә көреш" буенча турнирда катнаштылар

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

3 август көнне Иске Икшермә авыл җирлегендә "Ямьле җәйге кичләрдә" дигән кичә үткәрелде.

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

"Кирәмәт" чишмәсенә экскурсия

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

Республикада  "Яшьләр торак конкурсы" башланды, аның җиңүчеләре ташламалы бәядән торак сатып алырга, социаль ипотеканың ташламалы шартларында фатир сайларга һәм берничә ай эчендә яңа торакка урнашырга хокуклы. 

4 августта "Кояшкай" балалар бакчасы балалары "Салат көнен" билгеләп үттеләр

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International