“Гаилә” паркында “Кичке уен”

2023 елның 7 августы, дүшәмбе

5 августта Мишә авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре җирлек сәнгать үзешчәннәре артистлары белән ата-бабаларыбызның традицияләрен дәвам итеп, Сабадагы "Гаилә" ял паркында "Кичке уеннар" оештырдылар, халык рухының нечкә кыллары белән сугарылдылар һәм күңелле вакыт үткәрделәр. Без халыкның җылы сүзләрен ишеттек, татар халык уеннарын уйнадык, борынгы онытылган җырларны җырладык. Килдебәк СДК мөдире Лукманов Радик Әсхәт улы һәр чыгышын гармунда аккомпаниаторлык итте. Тамашачылар да, артистлар да канәгать калдылар һәм күп кенә якты тәэсирләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International