4 августта "Кояшкай" балалар бакчасы балалары "Салат көнен" билгеләп үттеләр

2023 елның 7 августы, дүшәмбе

4 августта "Кояшкай" балалар бакчасында "Салат көнен" билгеләп үттеләр. Башта балалар әзерләнәчәк салатка кирәкле яшелчәләрнең ничек аталуын кабатладылар. Салатны төп ризыкка кадәр ашалырга тиешлеген ачыкладылар. Барлык продуктларның да төрле эшкәртү төрләрен (сортировкалау, юу, пешерү, чистарту, кисү) һәм пычак белән эш итү кагыйдәләрен кабатладылар.

Салат ясар алдыннан, балалар кулларын яхшылап юдылар, чын пешекчеләр кебек, башларына махсус колпак һәм алъяпкычлар киделәр. Пычак белән зурлар күзәтүе астында эш иттеләр: башта апалары кулларыннан тотып кисергә өйрәтте, аннан бу эшне үзләре дәвам иттеләр. Балалар салат әзерләүдә зур кызыксыну белән катнаштылар, күпләр өчен бу беренче ризык әзерләү тәҗрибәсе иде. Балалар салатның кайчан әзерләнүен һәм аны кайчан сынап карарга мөмкинлеген түземсезлек белән көттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International