Йөрәк-кан тамырлары системасы-кеше организмында кан әйләнешен тәэмин итүче органнар системасы. Аның эшчәнлеге нәтиҗәсендә кислород һәм туклыклы матдәләр органнарга һәм тукымаларга җиткерелә, ә углекислый газ, метаболизмның башка продуктлары һәм яшәү эшчәнлеге калдыклары органнардан һәм тукымалардан һәм организмнан чыгарыла.
Йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары дөньяда үлемнең төп сәбәбе булып тора. Ел саен алардан 17 500 000 кеше үлә. Алар арасында иң еш очрый торганы: коронар йөрәк авыруы һәм инсульт.
Йөрәк-кан тамырлары авырулары үсеше факторлары:
• Алкоголь куллану;
• Тәмәке тарту;
• Сәламәт булмаган туклану (шикәр, он, май күп куллану);
• Артык авырлык һәм симерү;
• Физик активлык аз булу.
Тема буенча кызыклы фактлар:
• Пациентның киләсе 10 елда йөрәк өянәге булу ихтималын исәпләү өчен берничә тест бар. Алар җенескә, яшькә, кан басымына, холестеринга, зарарлы гадәтләр булу кебек күрсәткечләргә карап үткәрелә. Иң танылганнары-Фрамингем йөрәк тикшеренүе, ул медицинада 1948 елдан бирле кулланыла.
• 1929 елда немец хирургы Вернер Форсман үзе кул венасы аша катетерны йөрәк ягына кертеп җибәрә. Шулай итеп йөрәк катетеризациясе уйлап табылган, хәзер инде табиблык практикасында бу гадәти процедура.
• Заманча медицина - йөрәк операцияләрен "тулы көчендә", ягъни актив эшләгәндә үткәрергә мөмкинлек бирә. Бу уникаль технология йөрәк өянәгеннән соң килеп туган куркыныч юлны чишәргә, йөрәк авыруы белән туган сабыйларны сакларга булыша.