Оста йөзүче булуның сере нидә?

2023 елның 8 августы, сишәмбе

   28 нче июльдә Саба районының яшь йөзүчеләре йөзү буенча Россия Кубогына, Россия чемпионнары йөзүләрен карарга бардылар. Йөзүләр башланганчы, Бөтенроссия йөзү Федерациясе Президенты, дүрт тапкыр олимпия чемпионы булган Владимир Сальников интервью бирде. Ул үз авылына ничек килеп, күл аша йөзеп чыгу турында хыялланганын да сөйләде. Шул вакыттан бирле ул бассейнда йөзү белән шөгыльләнә башлый, рекордлар куя, халыкара ярышларга йөри башлый. Шулай ук ул балаларга ни өчен йөзү спортның иң төп төре икәнен дә аңлатып китте. Беренчедән, кеше үзе йөзәргә өйрәнә, ә икенчедән, гадәттән тыш хәлләрдә батып баручы кешене коткарырга мөмкинчелеге дә булуын аңлатып китте. Һәм, ниһаять, профессиональ йөзү яңа мөмкинлекләр ачачак: рекордлар кую, күп кенә ярышларда катнашу, дөньяны әйләнеп чыгу, яңа кешеләр белән танышу, чит телләрне өйрәнү, спорт лагерьларына бару һәм башка күп нәрсәләр моның ачык мисалы булып тора.  Уңышның сере шунда ки, без көн саен үзебезне кичәгегә караганда яхшырак хис итәбез. Бу йөзүдә генә түгел, укуда, башка өлкәләрдә дә чагылыш таба. Күнегүләр ясаганда, бары тик шөгыльләнгәндә генә без үзебездә нәтиҗәләргә китерәчәк дисциплина тәрбиялибез. Балалар йөзү буенча үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр һәм Владимир Сальниковка кызыклы интервью өчен рәхмәт белдерделәр. Владимир Сальников шулай ук балаларга рәхмәт белдерде һәм булачак спортчыларга үгет-нәсихәт сүзләрен әйтте, булачак финал йөзүләрен игътибар белән карарга һәм аларның йөзү техникасына игътибар итәргә кушты. Ахырда В.Сальников автографлар таратты һәм балалар белән фотога төште. Шуннан соң балалар йөзүләрне карарга киттеләр. Брассист Кирилл Пригоданың йөзүләре аеруча да истә калды, чөнки ул көндәшләреннән бик нык аерылып торды. Клемент Колесников да рекорд куеп, барлык йөзүләрдә дә беренче урыннарны алды.
    Безнең яшь йөзүчеләребез йөзүләрдән соң бик күп эмоцияләр җыеп кайттылар һәм чемпионнарның шундый ук уңышларын кабатларга ышандырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International