«Созвезие-Йолдызлык»фестиваленең җәйге иҗади сменасы

2023 елның 8 августы, сишәмбе

Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең «БӘЛЛҮР» вокаль ансамблендә катнашучылар 17 июльдән 8 августка кадәр Кырым Республикасына «Созвездие - Йолдызлык» фестиваль хәрәкәтенең профильле иҗади сменасында булып кайтты. 
     Килгәннең беренче көнендә үк  якты кояш, җылы диңгез, көчле таулар һәм яшел бакчалар балаларыбызны каршы алган. Аннан соң һәр көн уеннар, күңел ачулар, Кара диңгездә су коену, ә иң мөһиме-балалар белән педагоглар тарафыннан үткәрелгән иҗади тренингларда катнашу, анда балалар үзләренең иҗади эшләрен төрле амплуаларда тәкъдим иттеләр һәм тамашачыларны сөендерделәр. 
       Өч атна дәвамында «Созвездие - Йолдызлык» фестиваль хәрәкәтен оештыручылар балаларны һәм җитәкчеләрне экскурсияләр кебек күңелле сюрпризлар белән гаҗәпләндерде: Алушта курорт-шәһәренә яр буе буйлап йөрү, Алупка шәһәренә бару. Ялтада диңгез буйлап катерда йөрү, анда балаларны Кырымның бөтен яр буе белән таныштыралар, ә Симферополь районының Доброе авылындагы туңдырма фабрикасына эләгеп, балалар туңдырманың берничә төрен татып карыйлар. Балалар һәм җитәкчеләр өчен иҗади смена чорында хореография, вокал һәм актерлык сәнгате буенча профессионаллар, легендар педагоглар һәм осталар белән мастер-класслар уздырыла. Балалар тәүлеккэ  биш тапкыр тукланып, оештыручыларның, вожатыйларның педагогларның һәм табибларның куз алдында тордылар. «БӘЛЛҮР»  ансамбле өчен аерым вакыйга 26 июльдә булды, анда балалар Севастополь шәһәрендәге Офицерлар йортында «Балачак – мин һәм син» номеры белән концерт программасында катнашып халык мәхәббәтен яуладылар. 
       Смена ахырында һәр балага, җитәкчеләргә, вожатый-педагогларга рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр һәм сувенирлар тапшырылды. «Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәтенә бөек эшкә катнашы булган, Ватаныбызны саклаучы һәм киләчәгебезне кайгыртучы барлык кешеләргә зур рәхмәт. 
    Зур рәхмэтебез Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка. Без Татарстан Республикасында яшәвебез белән горурланабыз!!! «БӘЛЛҮР» вокаль ансамблена киэчэктэ дэ яна үрләр яуларга, анда канашучыларга Республикабызга лаеклы шәхесләр булып үсүләрен телибез!!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International