Бөтендөнья мәчеләр көне ел саен 8 августта, хайваннарны яклау буенча Халыкара фонд инициативасы белән, йонлы өйдәшләрне хөрмәтләү, шулай ук сукбай мәчеләр һәм мәчеләр проблемасына игътибар җәлеп итү максатыннан үткәрелә. Еш кына мәчеләр әкият, мультфильмнар геройларына әверелә. 10 август көнне, әлеге дата уңаеннан, Юлбат авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән «Безнең йомшак дусларыбыз - мәчеләр» исеме астында бәйрәм үткәрделәр. Китапханәче яшь китап укучылар өчен китап күргәзмәсе оештырды, күзәтү үткәрде һәм мәчеләр турында кыскача мәгълүмат бирде. Катнашучылар хайваннар тормышындагы кызыклы фактлар белән таныштылар. Мәчеләр турында язылган әкиятләрне искә алып кызыклы мизгелләрен сөйләделәр. Балалар үзләренең песиләре турында мактый-мактый сөйләделәр. Сөйләгәндә аларның һәрберсенең йөзләрендә елмаю, йомшак дусларын искә алганда горурлык хисе сизелә иде.
Бүген Бөтендөнья йөрәк сәламәтлеге көне. Йөрәк-тәнебезнең иң мөһим органы. Кешенең сәламәтлеге һәм гомер озынлыгы турыдан-туры йөрәк-кан тамырлары системасының торышына бәйле. Йөрәгеңне кечкенәдән кайгыртырга кирәк. Бу мәкаләдә без йөрәк һәм кан тамырларын сәламәт сакларга ярдәм итүче гади кагыйдәләр турында сөйләрбез.
Бүгенге көндә өлкәннәр дә, балалар да борынгы йолалар, гореф-гадәтләр һәм әлбәттә, боларның барысын да озата баручы предметлар белән кызыксыналар.
Урта Нырты авыл клубы мөдире "Чәчәкләр бәйләме" мастер-классын үткәрде. Балалар иҗат процессына бик теләп кушылдылар. Мастер-класс балаларны бик кызыксындырды, алар кызыксынып һәм тырышып төсле кәгазьдән чәчәкләр кисеп алдылар. Балалар бар тырышлыкларын эшкә куйдылар һәм һәркем матур чәчәк бәйләме ясады.
Татар халык уеннары татар халкының күп меңьеллык милли традицияләренең һәм кешелекнең матди булмаган мирасының бер өлеше булып тора. 10 августта Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән «түбәтәй»уенын үткәрәләр. Балалар татар халкы сәнгате,Татар уеннары төрләре белән таныштылар. Алар бу уенны бик теләп уйнадылар. Балалар түгәрәккә керә. Милли музыка астында алар чиратлап якындагы катнашучының башына түбәтәй кияләр. Музыка туктала, кемдә түбәтәй кала, ул биремне үти. Халык уеннары балаларны татар мәдәниятенә борынгы күчмә уеннар аша җәлеп итүгә, халык иҗатын саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән.
Яңа Мичән авылы Мәдәният йорты «Шифа-аяк астында» («Миллек бәйләү йоласы») себеркеләр әзерләү буенча йола бәйрәме үткәрде. Кышка каен себеркесе әзерләүне һәм себеркеләр өчен дару үләннәре җыюны күрсәттеләр. Шулай ук каен себеркеләренең сәламәтлек өчен файдасы һәм аларны мунчада ничек дөрес куллану турында сөйләделәр. Гармунга җырлар җырладык, татар халык уеннарын уйнадык. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте. Бәйрәм кунаклары җырладылар, уйнадылар, үзләренең яшьлекләрен искә алдылар. Шулай ук кунакларны татар милли ризыгы - бәлеш белән сыйладылар.
Яңа Мичән һәм Иске Мичән мәдәният йортлары хезмәткәрләре авыл халкы белән бергә Алексеевск районында урнашкан Биләргә сәяхәт оештырдылар. Биләр урман арасында урнашкан. Бу урын ял итү өчен бик матур. Территориядә фонтан, тәмле сулы чишмәсе, теләкләр ташы бар, аңа 444 баскыч алып бара. Авылдашларыбызга бу сәяхәт бик ошады, без бу урыннардан уңай эмоцияләр белән өйгә кайттык. Татарстанда шундый кызыклы, тарихи урыннар булуына сөендек.
Керәнне авылы Залесная урамында гражданнарның үзара салым акчасына каты түшәлгән юл салу буенча эш алып барыла. Эшне "Рамазан" ҖЧҖ оешмасы башкара.
Әкият бала тормышына төрлелек кертә, аңа шатлык бүләк итә һәм сөйләмне үстерүнең иң нәтиҗәле ысулларының берсе булып тора.
Иске Мичан авылында җәяүлеләр өчен тратуар төзү эшләре тәмамланды. Эшне "Спецдорстрой" ҖЧҖ башкарып чыкты.