Минем туган төбәгем

2023 елның 11 августы, җомга

    Бүгенге көндә өлкәннәр дә, балалар да борынгы  йолалар, гореф-гадәтләр һәм әлбәттә, боларның барысын да озата баручы предметлар белән кызыксыналар. Кешеләрдә борынгы бабаларыбызның ничек яшәгәнен белү теләге туа. Бу сорауларга җавап бирү өчен район туган якны өйрәнү музее хезмәткәре МБМБУ Саба  1 нче “Шатлык” балалар бакчасында тәрбияләнүче мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен “Авыл көнкүреше” исемендә танып-белү сәгатен оештырды. Чараның максаты балаларны халык көнкүреше үзенчәлекләре белән таныштыру, балаларда үз илебезгә, аның тарихына карата горурлык хисе тәрбияләү. Элекеге чор кешеләре бар эшне кул көче белән башкарганнар. Барысын да үз куллары белән эшләгәннәр: өй салганнар, йорт җиһазлары ясаганнар, савыт-саба әзерләгәннәр, кием-салым теккәннәр. Авыл хуҗалыгы халыкның төп шөгыле булган. Балалар  сәнәк, урак, чапкыч, чүкеч, май язгыч  кебек эш һәм көнкүреш кораллары белән таныштылар. Балаларда аларның барлыкка килүе һәм көнкүрештә ничек файдалануы аеруча кызыксыну уятты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International