Безнең йомшак дусларыбыз - мәчеләр

2023 елның 11 августы, җомга

Бөтендөнья мәчеләр көне ел саен 8 августта, хайваннарны яклау буенча Халыкара фонд инициативасы белән, йонлы өйдәшләрне хөрмәтләү, шулай ук сукбай мәчеләр һәм мәчеләр проблемасына игътибар җәлеп итү максатыннан үткәрелә. Еш кына мәчеләр әкият, мультфильмнар геройларына әверелә. 10 август көнне,  әлеге дата уңаеннан, Юлбат авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән «Безнең йомшак дусларыбыз - мәчеләр» исеме астында бәйрәм үткәрделәр. Китапханәче яшь китап укучылар өчен китап күргәзмәсе оештырды, күзәтү үткәрде һәм мәчеләр турында кыскача мәгълүмат бирде. Катнашучылар хайваннар тормышындагы кызыклы фактлар белән таныштылар. Мәчеләр турында язылган әкиятләрне искә алып кызыклы мизгелләрен сөйләделәр. Балалар үзләренең песиләре турында мактый-мактый сөйләделәр. Сөйләгәндә аларның һәрберсенең йөзләрендә елмаю, йомшак дусларын искә алганда горурлык хисе сизелә иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International