«Шифа-аяк астында»

2023 елның 10 августы, пәнҗешәмбе

Яңа Мичән авылы Мәдәният йорты «Шифа-аяк астында» («Миллек бәйләү йоласы») себеркеләр әзерләү буенча йола бәйрәме үткәрде. Кышка каен себеркесе әзерләүне һәм себеркеләр өчен дару үләннәре җыюны күрсәттеләр. Шулай ук каен себеркеләренең сәламәтлек өчен файдасы һәм аларны мунчада ничек дөрес куллану турында сөйләделәр. Гармунга җырлар җырладык, татар халык уеннарын уйнадык. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте. Бәйрәм кунаклары җырладылар, уйнадылар, үзләренең яшьлекләрен искә алдылар. Шулай ук кунакларны татар милли ризыгы - бәлеш белән сыйладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International