ЯҢАЛЫКЛАР


2
октябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Ел саен 1 нче октябрь көнне Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Бу көнне һәркем үзенең әби-бабайларын матур көн белән котлый, бүләкләр бирә, төрле чаралар-акцияләр, концертлар үткәрелә. Төрле тармакта эшләүче оешмалар хезмәткәрләре ел саен үз вакытында бөтен көчен биргән ветеран-пенсионерларын хөрмәтлиләр. Бәйрәм уңаеннан, Саба районы буенча Сак бүлеге хезмәткәрләре үзләренең ветеран-пенсионерларын өлкәннәр көне белән котладылар. Алар белән очрашу күңелле шартларда узды. Очрашу ахырында һәр ветеран-пенсионер аларга эшләрендә уңышлар теләде!

2 октябрь көнне Юлбат авыл җирлегендә яшәүче алтын пар - 50 ел бергә яшәгән Галиев Наил Тимергали улы һәм Галиева Фәүзия Мөбәрәкҗан кызы тәбрикләнде. Аларны авыл җирлеге башлыгы Талип Рәшит улы һәм җаваплылыгы чикләнгән “Юлбат” авыл хуҗалыгы директоры Айнур Рафаил улы котладылар. Сәламәтлек һәм озын гомер телибез Сезгә!

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

Югары Симет мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханә һәм Түбән Симет авыл клубы белән берлектә Өлкәннәр көненә “Якты гомер көзем!” бәйрәм программасы оештырдылар.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

Өлкәннәр көне уңаеннан Югары Симет авыл җирлегендэ 12 өлкән кешегә Саба муниципаль районы "Кайгырту" фонды тарафыннан әзерләнгән акчалата бүләк таратылды.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

1 октябрь көнне һәр елны Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан  Юлбат авыл җирлеге башлыгы Юлбат авыл җирлегенең үзидарә органнарында эшләп чыккан пенсионерларга  акчалы  конвертлар өләште һәм бәйрәм белән котлады. Шулай ук өлкәннәргә Саба районының "Забота" Хәйрия Фонды аша көнкүреш химиясе бүлеп бирелде.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

Көзге календарьның бер көнендә йөрәк  рәхмәт хисе белән тулган, рәхмәт сүзләрен әйтергә, кешеләргә аеруча сизгер һәм игътибарлы булырга теләгән гадәти булмаган дата бар – бу олы буын кешеләренең хөрмәт көне.
30 сентябрьдә Сабабаш авыл клубында балалар бакчасы балалары һәм укучылар белән берлектә Өлкәннәр көненә багышланган «Сезгә тиеш бик күп назлар» дип аталган бәйрәм концерты узды.Концерт Мишә авыл җирлеге башлыгы Гатиятуллин А.Х. котлавы белән башланды. Бу-өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итү һәм аларга рәхмәт белдерү.Алар безгә кадерле икәнен күрсәтү.Без аларны үсеп килүче буын  һәм  безнең өчен эшләгән хезмәтләрен кадерлибез.Лаеклы ялда булган, үз тормышларын мәдәнияткә багышлаган өлкәннәребез дә игътибарсыз калмады. Балалар әби-бабайларын җырлар, шигырьләр белән сөендерделәр. Бәйрәм дәвамында кунаклар үз адресларына чын күңелдән ныклы сәламәтлек һәм  яхшы теләкләр ишеттеләр. Чара чәй табыны янында дәвам итте.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

1 октябрь Өлкәннәр көне буларак билгеләп үтелә. Бу бәйрәм көнендә өлкәннәребезне кайгыртучанлык һәм игътибар белән әйләндереп алырга, аларга җан җылысының бер өлешен бүләк итәргә кирәк. 1 октябрьдә Мишә авыл җирлегендә бәйрәм концерты һәм чәй эчү оештырылды. Котлау сүзе белән Мишә авылы җирлеге башлыгы Гатиятуллин А.Х. чыгыш ясады, бәйрәм чәй эчүдән башланып, концерт программасы белән дәвам итте.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

2023 елның 2 октябре 18.00 сәгатьтән 3 октябрь 18.00 сәгатькә кадәр

метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән яшен булырга мөмкин,

төнлә һәм иртән аерым районнарда томан көтелә.

Өлкәннәр көне уңаеннан “Саба үзәк район хастаханәсе” ДАССУ җитәкчелеге Саба үзәк хастаханәсе пенсионер хезмәткәрләрен котлады.

Саба үзәк район хастаханәсенең пенсионер хезмәткәрләренә һәм элеккеге хезмәткәрләренә азык-төлек һәм көнкүреш химиясе белән 270 бүләк җыелмасы тапшырылды.

Котлыйбыз сезне, хөрмәтле пенсионерлар! Саба Үзәк район хастаханәсендә фидакарь хезмәтләрегез өчен рәхмәт!

Тэги: хастаханә

1 октябрь көнне һәр елны Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан  Тимершык авыл җирлегенең хезмәткәрләре Тимершык авыл җирлегенең үзидарә органнарында эшләп чыккан пенсионерларга  акчалы  конвертлар өләштеләр һәм бәйрәм белән котладылар. Шулай ук өлкәннәргә Саба районының "Забота" Хәйрия Фонды аша көнкүреш химиясе бүлеп бирелде.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International