ЯҢАЛЫКЛАР


2
октябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Яшьләр министрлыгы Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарында яшьләр сәясәте учреждениеләре өчен грант конкурсының гаризалар кампаниясен башлап җибәрә!

1 октябрь көнне һәр елны Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Олы Кибәче авыл җирлеге башлыгы А.К. Сафин Олы Кибәче авыл җирлегенең җирле үзидарә органнарында эшләп чыккан пенсионерларга, эш урыны беткән, күчеп кайткан һәм төрле категория инвалид пенсионерларга акчалы конвертлар өләште һәм бәйрәм белән котлады. Өлкәннәргә бүләкләр Саба районы "Кайгырту" фондыннан бүленде.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Байлар Сабасында чистарту корылмалары һәм басымлы канализация төзү мәсьәләсе буенча киңәшмә.

Тэги: окс

Бу ялларда Олы Кибәче авыл җирлегендә пай җиренә икмәк бирелде. Олы һәм Кече Кибәче авылларында яшәүче пайчыларга 1 пайга 130 кг арпа һәм 124 кг бодай, ә Төбәк авылы пайчыларына 150 кг арпа һәм 153 кг бодай бирелде.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

1
октябрь, 2023 ел
якшәмбе

Ата-аналарның игътибарын җәлеп итү һәм педагогның абруен күтәрү максатыннан, 29 сентябрьдә «Дус балалар бакчасы серләре» конкурсы узды. 

Тэги: Мәгариф идарәсе

2023 елның 1 октябрендә «Саба–Арена» спорт мәктәбенең базасында ТР Бадминтон өметләренең сайлап алу турының 3 туры узды. Ярышларда Саба, Теләче һәм Кукмара районнары спортчылары катнашты. Түбәндәге спротсменнар чемпион һәм призер булдылар:

2011-2012 елгы малайлар

1 урын – Степанов Денис, (Кукмара районы)

2 урын-Гайнетдинов Рәсүл, (Теләче районы)

3 урын - Шәкүров Самат, (Саба районы); 

3 урын - Мараков Ислам, (Теләче районы)

2011-2012 елгы кызлар

1 урын-Багманова Камилла, (Саба районы)

2 урын – Мансурова Регина (Саба районы )

3 урын-Саруханян Милена (Теләче районы)

3 урын – Васильева Ксения(Кукмара районы)

 

2013 елда туган һәм кечерәк, малайлар

1 урын - Сафиуллин Рөстәм (Саба районы)

2 урын - Рәхимов Әдел (Саба районы)

3 урын-Борһанов Данияр, Кәримуллин Данияр (икесе дә Саба районы)

2013 елда туган һәм аннан яшьрәк, кызлар

1 урын - Гарипова Мәрьям (Саба районы)

2 урын-Хәбибуллина Наргиза (Саба районы)

3 урын - Фазлыәхмәтова Ралина (Саба районы)

3 урын – Гыймадиева Алиса (Кукмара районы)

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

Бүген 2023 елның 1 октябрендә УСК «Саба-Арена»да 16 команданы берләштергән традицион «Җомга лигасы» тәмамланды. Өченче урынны «Саба-Арена» дуэты Екатерина Ищенко-Элина Шәйдуллина яулады. Пьедесталның икенче рәтенә «Килдебәк»  дуэты Данис Әхмәтҗанов-Илмир Хаҗиев күтәрелде. «Россиянең киләчәге» дуэты Камил Вилданов-Илсаф Латыйпов төп «татлы приз»  иясе булды.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

30
сентябрь, 2023 ел
шимбә

28 сентябрьдә Туктар авыл клубы мөдире китапханә мөдире белән берлектә "Уңыш"бәйрәмен үткәрде

Тэги: Килдебәк авыл җирлеге

30 сентябрь көнне Эзмә авыл мәдәният йортында, Өтернәс авыл клубы белән берлектә, Өлкәннәр көне уңаеннан "Алтын яшьне данлыйбыз" исеме астында музыка кичәсе узды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

Донорлык, ягъни кан бирү җәмәгатьчелек өчен генә түгел, кеше организмы өчен дә күп файда китерә. Үзәкләштерелгән бухгалтерия бухгалтеры  Дилә Ибрагимова да шулай уйлый. Ул инде кан тапшру процедурасында беренче тапкыр катнашмый.  

Донорлар гади дүрт этаптан торган процедура уза: теркәлү, медицина анамнезы, табиб күзәтүе, кан төркеме һәм гемоглобин дәрәҗәсе билгеләнә. Әгәр барысы да нормада булса, донор кан бирүгә җибәрелә. Кан бирү көнендә зур физик йөкләнешләрдән качарга, күп эчәргә һәм тулысынча тукланырга кирәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International