Бүген 2023 елның 1 октябрендә УСК «Саба-Арена»да 16 команданы берләштергән традицион «Җомга лигасы» тәмамланды. Өченче урынны «Саба-Арена» дуэты Екатерина Ищенко-Элина Шәйдуллина яулады. Пьедесталның икенче рәтенә «Килдебәк» дуэты Данис Әхмәтҗанов-Илмир Хаҗиев күтәрелде. «Россиянең киләчәге» дуэты Камил Вилданов-Илсаф Латыйпов төп «татлы приз» иясе булды.
28 сентябрьдә Туктар авыл клубы мөдире китапханә мөдире белән берлектә "Уңыш"бәйрәмен үткәрде
30 сентябрь көнне Эзмә авыл мәдәният йортында, Өтернәс авыл клубы белән берлектә, Өлкәннәр көне уңаеннан "Алтын яшьне данлыйбыз" исеме астында музыка кичәсе узды.
Донорлык, ягъни кан бирү җәмәгатьчелек өчен генә түгел, кеше организмы өчен дә күп файда китерә. Үзәкләштерелгән бухгалтерия бухгалтеры Дилә Ибрагимова да шулай уйлый. Ул инде кан тапшру процедурасында беренче тапкыр катнашмый.
Донорлар гади дүрт этаптан торган процедура уза: теркәлү, медицина анамнезы, табиб күзәтүе, кан төркеме һәм гемоглобин дәрәҗәсе билгеләнә. Әгәр барысы да нормада булса, донор кан бирүгә җибәрелә. Кан бирү көнендә зур физик йөкләнешләрдән качарга, күп эчәргә һәм тулысынча тукланырга кирәк.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация
Көзге чор табигатьтә генә түгел, ә кеше тормышында да бар - ул зирәклек һәм зур тормыш тәҗрибәсе. 1 октябрьдә «Халыкара өлкәннәр көне» билгеләп үтелә.
29 нчы сентябрьдә «Халыкара өлкәннәр көне» уңаеннан, өлкән буын кешеләренә тирән хөрмәт һәм игътибар йөзеннән, безнең учреждениенең «Яшь йөрәкләр» волонтерлары 57 ветеранны игелекле һәм якты бәйрәм - игелек һәм хөрмәт көне белән котладылар.
ТР Финанс министрлыгы тарафыннан "Бухгалтерия" һәм "Кадрлар" модульләрендә "ТР дәүләт органнарының һәм алар карамагындагы учреждениеләрнең бухгалтерлык хисабы һәм хисаплылыгы" дәүләт мәгълүмат системасына кертелгән яңа функционалның презентациясе оештырылды. Әлеге презентация материаллары белән Финанс-бюджет палатасының бүлек җитәкчеләре, Үзәкләштерелгән бухгалтерияның баш бухгалтеры һәм бүлек җитәкчеләре катнашты.
50 һәм 60 ел бергә яшәүче парларның "Алтын һәм Бриллиант" юбилейларына багышланган тантаналы чара үтәчәк.
Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан “Игенче” хуҗалыгы җәмгыятендә эшләп, хәзерге көндә лаеклы ялда булган 265 ветеранга азык-төлек тутырылган пакет өләшенде.Күчтәнәчләр тупламасына көндәлек кирәкле ризыклар : чәй,көнбагыш мае, ике төрле токмач, дөге, карабодай,солы ярмалары,җимеш, татлы пироглар кергән.