ЯҢАЛЫКЛАР


30
сентябрь, 2023 ел
шимбә

ТР Финанс министрлыгы тарафыннан "Бухгалтерия" һәм "Кадрлар" модульләрендә "ТР дәүләт органнарының һәм алар карамагындагы учреждениеләрнең бухгалтерлык хисабы һәм хисаплылыгы" дәүләт мәгълүмат системасына кертелгән яңа функционалның презентациясе оештырылды. Әлеге презентация материаллары белән  Финанс-бюджет палатасының бүлек җитәкчеләре, Үзәкләштерелгән бухгалтерияның  баш бухгалтеры һәм бүлек җитәкчеләре катнашты.

50 һәм 60 ел бергә яшәүче парларның "Алтын һәм Бриллиант" юбилейларына багышланган  тантаналы чара үтәчәк.

    Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан “Игенче” хуҗалыгы җәмгыятендә эшләп,  хәзерге көндә лаеклы ялда булган  265  ветеранга  азык-төлек тутырылган пакет өләшенде.Күчтәнәчләр тупламасына көндәлек  кирәкле ризыклар : чәй,көнбагыш мае, ике төрле токмач, дөге, карабодай,солы ярмалары,җимеш, татлы пироглар кергән. 

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

29
сентябрь, 2023 ел
җомга

Көзге календарьда бик матур бер бәйрәм бар. Табигать алтын төсләргә күмелгән мәлдә Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм уңаеннан Финанс – бюджет палатасы да нәтиҗәле хезмәт куеп, лаеклы ялга чыккан ветераннарны тәбрикләде. Өлкәннәребез күчтәнәч – бүләкләрне бик яратып кабул итте, матур теләкләргә рәхмәтләрен җиткерде. Бу көнне тәбрикләнгән, күп еллар районның финанс бүлегендә һәм Финанс – бюджет палатасында тырыш хезмәт куйган өлкәннәребез - Розалия Марданова, Рәйсә Галимуллина, Лида Юсупова, Кадрия Әскарова, Фирдәвес Зиатдинова, Кадрия Садретдинова, Гөлсина Мифтахова, Миннехаҗәр Әхмәтшина, Гөлнур Фаляхова, Миннегөл Гайнетдинова, Дания Шаймөхәмәтова, Фирдәвес Хабибрахманова, Гүзәлия Зарипова, Әнисә Мөхәмәтшина, Гөлнур Шариповаларны тагын бер кат бәйрәм белән котлыйбыз!  

Финанс – бюджет палатасы хезмәткәрләре төрле төрдәге спорт ярышларында бик теләп катнашалар. Җәйге ГТО фестиваленда да бюджет бүлеге белгече Рамил Шакиров катнашып, II зона этабында шәхси беренчелектә җиңү яулады.  

23 сентябрь көнне Килдебәк авыл китапханәчесе яшьләр белән “Авылым киләчәге” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде

Тэги: Килдебәк авыл җирлеге

     22 сентябрь  көнне Килдебәк авыл китапханәчесе «Иң яхшысын алыгыз, аек культурага ияләшегез!» исемле  мәгълүмат сәгате үткәрде

Тэги: Килдебәк авыл җирлеге

27 сентябрьдә тәрбиячеләр, бала караучылар һәм мәктәпкәчә тәрбия бирү хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Бу һөнәрләрнең әһәмияте баланың шәхес үсешендә зур роль уйный. Бу игелекле һәм якты бәйрәмдә Кече Шынар мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә,  Олы Шынарның "Эллуки" балалар бакчасында булдылар. Бәйрәмнәре уңаеннан  игелекле хезмәт ияләренә  җылы теләкләр, мөһим һәм кирәкле хезмәтләре өчен чын күңелдән рәхмәт сүзләре яңгырады.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

Татарстанда 17 мең күп балалы ана пенсияне пенсия яшенә җиткәнче ала

 

29 сентябрьдә өлкәннәр һәм инвалидлар Лесхоз интернат- йортында хезмәткәрләре белән бергә яшәүчеләр учреждение территориясендә чия агачлары утыртуда актив катнаштылар.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International