“Авылым киләчәге” дип исемләнгән әңгәмә

2023 елның 29 сентябре, җомга

23 сентябрь көнне Килдебәк авыл китапханәчесе яшьләр белән “Авылым киләчәге” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында «Ватан» һәм «Кече Ватан» төшенчәләре турында аңлатма бирелде.

      Яшьләр авылның киләчәге. Әгәр яшьләр авылда калмаса, әгәр алар институтларны, техникумнарны тәмамлаганнан соң авылга кайтмасалар, димәк, авыл үсеше булмаячак, димәк, анда тормыш сүнәчәк.

   Яшьләребез белән күңелгә ятышлы сөйләшү,  авылның киләчәге  барлыгына өмет бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International