“Иң яхшысын алыгыз, аек культурага ияләшегез!” исемле мәгълүмат сәгате

2023 елның 29 сентябре, җомга

22 сентябрь  көнне Килдебәк авыл китапханәчесе «Иң яхшысын алыгыз, аек культурага ияләшегез!» исемле  мәгълүмат сәгате үткәрде.

   Китапханәче  яшүсмерләргә  алкогольнең организмга йогынтысы, кеше характерында нинди үзгәрешләр баруы һәм баш мие зарарлануының кире кайтмас нәтиҗәләре турында җентекләп сөйләде. Әңгәмә барышында яшүсмерләр  «Ни өчен балалар һәм яшүсмерләр алкоголь куллана?" дигән сорауларга  җавап эзләделәр.

Мәгълүмат сәгате ахырында  алар үз сәламәтлекләренә җаваплы карарга сүз бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International